news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ачык ишекләр көнендә Мирасханә иң борынгы ядкәрен — XIII гасыр кулъязмасын күрсәтә

Мирасханәдә саклана торган иң борынгы ядкәр булып Мөхәммәт әл-Бохариның 1203 елда күчерелгән «Әс-Сахих» дип аталган хәдисләр җыентыгы исәпләнә.

Ачык ишекләр көнендә Мирасханә иң борынгы ядкәрен — XIII гасыр кулъязмасын күрсәтә
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге (Мирасханә) ачык ишекләр көне уңаеннан иң борынгы ядкәрләрен, шул исәптән XIII гасыр кулъязмасын күрсәтә.

Мирасханә кунаклары сирәк ядкәрләр, кулъязма мирас үрнәкләре тәкъдим ителгән күргәзмә белән таныша ала. Бүген Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров журналистларны, фәнни һәм дини оешмалардан килгән кунакларны күргәзмә белән таныштырды.

Мирасханәдә саклана торган иң борынгы ядкәр булып Мөхәммәт әл-Бохариның «Әс-Сахих» дип аталган хәдисләр җыентыгы күчермәсе исәпләнә. Ул 1203 елда кулдан күчерелеп язылган. Күргәзмәдә бу кулъязма да урын алган. «Без аны бик чыгармыйбыз, әмма кунаклар киләсе булгач, сыкранып булса да, күрсәтергә булдык», — диде Илһам Гомәров.

Күргәзмәдә шулай ук башка кулъязмалар, төрле елларда язылган борынгы Коръәннәр, соңгы елларда Тел, әдәбият һәм сәнгать институты нәшер иткән китаплар урын алган.

«Мирасханәдә 1939 елдан бирле язма һәм музыкаль мирас туплана бара. Хәзер биредә илле меңнән артык архив берәмлеге бар. Аларның ун меңләбе — гарәп, фарсы, борынгы татар телләрендә язылган кулъязмалар. Зур өлешне галимнәребезнең, классик язучыларыбызның шәхси фондлары тәшкил итә. Мәсәлән, Шиһабетдин Мәрҗанинең, Габдулла Тукайның шәхси фондлары монда саклана. Тукайның үз куллары белән язган шигырьләре башка җирдә юк», — дип таныштырды Мирасханә белән Илһам Гомәров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100