news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара татар диаспорасы Бөек Ватан сугышы ветеранына яхшырак торакка күченергә булыша

Моннан күп еллар элек Мәгъфүр Бакиевка тиешле социаль түләү хисабына йорт бирелгән, әмма ул җимерелә башлаган инде.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ») Самара өлкәсендә 94 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны, күзе күрмәүче Мәгъфүр Бакиевка сазлыктагы өеннән яңа торакка күченергә ярдәм итәргә әзер кешеләр табылган. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.

Моннан күп еллар элек Мәгъфүр Бакиевка тиешле социаль түләү хисабына иске йорт бирелгән, әмма ул җимерелә башлаган инде. Авария хәлендәге ярым җимерелгән йортта ул 15 елдан артык яши.

Мәгъфур Бакиев 1943 елда, 17 яшендә армияг хезмәтенә алына. Ерак Көнчыгышта сугышта, Харбинны алуда катнаша, контузия ала, 1950 елда туган ягына, Камышлы районына, кайта. Улы белән яшәгән Кызыл Яр Бистәсе беткәч, хакимияткә башка торак бирүне сорапмөрәҗәгать итә.

Аңа сайлау өчен иске һәм уңайлыклары булмаган ике йорт тәкъдим ителгәч, Мәгъфур Бакиев ныграк тоелганын ала һәм 2004 елда күченеп килә. 15 елдан соң сазлыктагы йорт тулысынча яраксызга чыга. Тик торак сатып алу өчен акимият бирә торган тиешле социаль түләүләрне ветеран файдаланган инде, ярдәм итүнең бернинди законлы механизмнары булмавы ачыкланган.

Мәгъфур Бакиев Кеше хокуклары буенча вәкилгә дә мөрәҗәгать иткән, әмма анда да өлкән кешегә ярдәм итү өчен законлы нигез таба алмаганнар. Шуннан соң вәкаләтле вәкил Ольга Гальцова татар оешмаларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Бу атнада бизнес һәм милли иҗтимагый оешма вәкилләре очрашып сөйләшә. Алар Мәгъфүр Бакиевны торак белән тәэмин итәргә карар кыла. Хәзер ветеранга һәм аның улына берничә вариант тәкъдим иткәннәр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100