news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы хакында сөйләде

«Ак калфак» оешмасы вәкилләре белән очрашуда Милли шура рәисе «Татарлар: гамәл стартегиясе»н тормышка ашыру һәрберебезнең бурычы икәнен ассызыклады.

Башкортстанда Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы хакында сөйләде
http://tatar-congress.org

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстанда «Ак калфак» татар хатын-кызлары төбәк иҗтимагый оешма әгъзалары белән очрашты.

Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, Васил Шәйхразиев 2020 елның августында «Милләт җыены»нда кабул ителгән «Татарлар: гамәл стартегиясе»н тормышка ашыру һәрберебезнең бурычы икәнен ассызыклады. Ул 2021 елның март аенда Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы хакында да сөйләде.

Очрашу барышында, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев узган елда оештырылган чараларга нәтиҗә ясады һәм агымдагы елга эш планын билгеләде.

Утырышта Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова һәм Башкортстандагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары төбәк иҗтимагый оешма җитәкчесе Люция Вафина чыгыш ясады.

Кунакларны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Мидхәт Әбделмәнов җитәкчелегендә эшләп килгән «Милли аваз» җыр ансамбле җырлары һәм чәк-чәк белән каршы алды.

Чарада Дүртөйле шәһәренең «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының «Әллүки» ансамбленә татар милли күлмәкләре тектерүгә сертификат тапшырылды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин дә катнашты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100