news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиядә «Өзелгән җыр эзләреннән» рәсем конкурсы игълан ителде

Эшләр 12 февральгә кадәр кабул ителә.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елның 15 февралендә татар шагыйре, хәрби корреспондент, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула.

Ижау шәһәренең 10нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең Муса Җәлил исемендәге музей бүлмәсе Удмуртия татарлары­ның мил­ли-мәдәни автономиясе, «Яңарыш» газетасы белән бер­­лектә, шагыйрьнең юбилее уңаен­нан, Халыкара туган телләр көне кысасында М.Җәлилнең әсәрләренә нигезләнгән «Өзелгән җыр эзләреннән» рәсем конкурсы игълан итә.

Конкурс түбәндәге номина­цияләр буенча үткәрелә:

— балалар әсәрләренә иллюс­трацияләр;

— шагыйрьнең фронтта иҗат иткән һәм «Моабит дәфтәре» циклының шигырьләренә иллюс­трацияләр. Рәсемнәрне гуашь, акварель, пас­тель, фломастер, гель ручкалары, тушь, карандашлар белән А3 форматлы альбом битләрендә, картонда ясарга мөмкин.

Конкурста Удмуртия Респуб­ликасының гому­ми белем би­рү оешмалары укучыла­ры һәм балалар бакчаларын­да тәрбияләнүчеләр катна­ша ала. Эшләргә түбәндәге яшь төркемнәренә бүлеп, нәтиҗә ясалачак:

I төркем — 6-7 яшь;

II төркем — 8-10 яшь;

III төркем — 11-14 яшь;

IV төркем — 15-18 яшь.

Эшләр 12 февральгә кадәр кабул ителә. Адрес: Ижау шәһәре, Пас­тухов урамы, 13. Электрон адрес: zriliya@mail.ru, белешмәләр өчен телефон: 78-35-43.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100