news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Красная Полянадагы «Минем Россия» музееның Казан павильоны тагын бер тапкыр ачылды

Бер ел элек татар экспонатларын «Суздаль» павильонына күчергән булганнар.

Красная Полянадагы «Минем Россия» музееның Казан павильоны тагын бер тапкыр ачылды
Гүзәл Дасаева

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Красная Полянадагы «Минем Россия» этнографик мәдәни үзәгенең «Казан» павильоны тагын бер тапкыр ачылды. «Татар-информ»га 20 гыйнварда Сочида узган чараның видеоязмасы килеп иреште.

  • Сочи шәһәренең Адлер районы Красная Поляна бистәсендә «Минем Россия» этнопаркы 2014 елгы кышкы Олимпия уеннарына бәйле рәвештә ачылган иде. 11 айда төзелгән объект Россиянең милли үзенчәлекләрен туристларга күрсәтергә тиешле урын буларак тәкъдим ителде. 11 гектар мәйданда урнашкан этнопаркта Россиянең төрле төбәкләре, шул исәптән Казан да тәкъдим ителде. Татарстан объекты — Сөембикә манарасы рәвешендәге бина.

Сочидагы татар мөселман автономиясе рәисе Вәлид Ильясов кызыл тасманы кискәндә: «Зур ачылыш ясаган вакытта, бу тасма беренче „миниачылыштан“ иде дип әйтермен. Моннан соң без ел саен ачылыш ясарбыз. Традиция саклансын өчен», — дип шаярта. Ачылышта катнашучылар бу шаяртуны ишеткәч көлешәләр, кул чабалар.

«Этнопарк башта Кышкы Олимпия уеннары оештыручылары карамагында булган. Олимпиада узгач, аны бер бизнесмен сатып алган. Билгеле, бу бик яхшы урын, чөнки аның өстендә данлыклы канат юлы үтә. Узган елның язында әлеге җир яңа хуҗага күчте. Без „Казан“ павильонын бушатырга мәҗбүр булдык», — дип аңлатты «Татар-информ» хәбәрчесенә павильон өчен җаваплы булган Гүзәл Дасаева.

«Казан» павильоныннан татар экспонатларын «Суздаль» павильонына күчерергә мәҗбүр булганнар. «Казан»да Краснодар һөнәрчеләре эшләгән. Бу проблеманы хәл итү өчен, татар мәдәниятен югары дәрәҗәдә күрсәтү мөмкинлеген булдыру өчен Гүзәл Дасаева белән Сочидагы «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Румия Каһарманова төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать иткән.

«Узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов этнографик үзәкне карагач, безгә ярдәм итәргә алынды. Ниһаять, безне „Казан“ павильонына керттеләр. Татарстан Президентына зур рәхмәт! Без шулай ук Россия Мәдәният министрлыгы грантын оттык. Якын киләчәктә яхшы ремонт ясаячакбыз. Павильонны ачып, Сочи татарларын сөендерәсебез, "Казан" павильонын иң яхшы итәсебез килде», — диде Гүзәл Дасаева.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100