news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Фатих Әмирхан атналыгы»ның беренче лекциясе язучының ядкярләренә багышланды

Лекциядә Фатих Әмирханның шәхси әйберләре, фотосурәтләре һәм кулъязмалары тәкъдим ителде.

«Фатих Әмирхан атналыгы»ның беренче лекциясе язучының ядкярләренә багышланды
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Тукай әдәби музее татар язучысы Фатих Әмирханның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Фатих Әмирхан атналыгы»н башлап җибәрде.

Атналык «Фатих Әмирхан ядкярляре» лекциясе белән башланды. Лекцияне 170нче мәктәп укучыларына Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Медведева алып барды.

Лекциядә Фатих Әмирханның Габдулла Тукай әдәби музеенда урын алмаган Татарстан Милли музеенда саклана торган шәхси ядкярләре турында сөйләнелде. Фатих Әмирханның музейда тупланган мирасы шәхси әйберләре, гаиләсе белән бәйле тормыш-көнкүреш предметлары, үзе исән чагында чыккан китаплары, фотосурәтләр һәм кулъязмалардан тора.

Фатих Әмирхан фондына беренче материаллар 1950 елларда туплана башлый. Аның берничә күлмәге, эшләпәсе, кепкасы, яка, манжет һ.б. ир-ат киемнәре бар. «Фатих Әмирхан вафат булганнан соң, аның йөзеннән төшереп алынган маска да бар. Хәзерге вакытта ул Милли музейда саклана, аңа реставрация кирәк», — диде Ләйсән Медведева.

Лекциядә Фатих Әмирханның спектакльдә уйнаган 1903 елгы фотосурәте дә тәкъдим ителде. «Фатих Әмирхан Казанда татар театрын оештыручыларның берсе була. Ул Казанда укый торган студентларны һәм курсисткаларны берләштереп, алар белән башлап йорт спектакльләрендә уйный. Якын дусты Ризван Ибраһимов хатында „Кызганыч бала“ һәм „Гыйшык бәласе“ спектакльләрен уйнавы турында беләбез», — диде ул.

Аудиториягә 1907 елда «Әл Ислах» газетасы әгъзалары төшкән фото да тәкъдим ителде. «Бу фотоның үзгәртелгән варианты да бар, чөнки фотода Фатих Әмирханның энесе — Согуд Гарәбстанында консуллыкта дипломат булып эшләүче Ибраһим Әмирхан сурәтләнгән. 1938 елда шәхес культы корбаны дип гаепләнә һәм, шунлыктан, рәсеме капланыла, ә исеме бөтенләй телгә алынмый», — дип аңлатты ул.


22 гыйнвар, 14.00 «Ф. Әмирхан ядкярләре», лекция (татар телендә) 12+

23 гыйнвар, 10.00 «Безнең Әмирхан» видеопроекты

Музейның инстаграм һәм ВК төркемендә

24 гыйнвар, 10.00 «Фатих Әмирхан һәм Габдулла Тукай» лонгрид

26 гыйнвар, 10.00; 12.00; 14.00 (гаризалар буенча) «ХХ гасыр башыннан сәяхәт» (Ф.Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» әсәре буенча лекция-әңгәмә (татар телендә) 10+

27 гыйнвар, 10.00; 12.00; 14.00 (гаризалар буенча)

«Фатих Әмирхан — 135»: уен-экскурсия (рус телендә) 8+

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100