news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көнен ачтылар

Туган як тарихын өйрәнү музее чуаш, татар, рус милли чигүләреннән торган күргәзмә тәкъдим итте.

Аксубайда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көнен ачтылар

(Аксубай, 22 гыйнвар, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Аксубай районы мәдәният йортында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көнен ачу уңаеннан күләмле чара узды.

Туган як тарихын өйрәнү музее чуаш, татар, рус милли чигүләреннән торган күргәзмә тәкъдим итте. Музей директоры Әлфия Нурхәмитова районның кул эшләре осталары тәкъдим иткән паннолар буенча бизәкләр тарихы турында сөйләде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аксубай үзәк китапханәсе кунакларны «Туган тел — халык байлыгы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән каршы алды. Мәктәптән тыш эшләр үзәге тәлинкәдән ярамын бөртекләп җыеп алырга тәкъдим итте — элекке яшь киленнең уңганлыгын шул рәвешле тикшергәннәр.

Район җитәкчеләре сүзләренчә, Аксубай җирендә правослау бәйрәмнәре дә, мөселман бәйрәмнәре дә электән үк бергәләп билгеләп үтелә. Правослау динендәгеләр Сабантуйга батырлар өчен традицион сөлгеләр әзерли, татарлар чуашлар белән бергә Уяв әйлән-бәйләненә баса һ.б. Бу безнең халыкның бердәмлеге, Татарстанның көче, куәте һәм Россиянең рух ныклыгы турында сөйли.

Традиция буенча сәхнәгә районның дин әһелләре — Татарстан мөфтие ярдәмчесе, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров һәм Аксубай районы благочинные, протоиерей Александр Качаев күтәрелде.

Татар милли көрәше буенча тренер Илһам Камалов аксубайлыларга сәламәт яшәү рәвеше алып баруларын, үз тамырларын онытмауларын теләде. Ул сәхнәгә үз тәрбияләнүчеләре белән чыкты. Зал аларны көчле алкышлар һәм яңа җиңүләр теләп озатты, чөнки бүген алар Зәйдә узачак Бөтенроссия турнирында район данын яклаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100