Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сургут татарлары «Үз күлмәгем» радиопроектында катнашачак
Һәр ай саен радио тыңлаучыларны билгеле бер милләт, аның гореф-гадәтләре, милли аш-сулары белән таныштыра.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). «Русское Радио Сургут» «Үз күлмәгем» дигән яңа проектта төрле милләтләр белән таныштыра. Татар автономиясе вәкиле дә тапшыруда катнашачак.
Әлеге проект кысаларында һәр ай саен радио тыңлаучылар билгеле бер милләт, аның гореф-гадәтләре, милли аш-сулары белән танышачак. Барлыгы алты милләт тормышы турында сөйләячәкләр, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Розалия Сабитова татар милләтен тәкъдим итәчәк. Кичә проект кысаларында беренче съемка булган инде, диелгән хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз