news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Вәлиуллин: Лев Гумилев татар тарихында зур урын алып торган шәхес

2022 елның сентябрендә галим һәм язучы Лев Гумилевның тууына 110 ел булачак.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Санкт-Петербургның татар медиафорумында галим Лев Гумилевны татар тарихында зур шәхес буларак искә алды.

2022 елның сентябрендә галим һәм язучы Лев Гумилевның тууына 110 ел булачак. Казан үзәгендә — Петербург урамы башында аңа һәйкәл дә куелды. Лев Гумилев: «Мин рус кешесе булсам да, гомер буе татарларны якладым», — дип язып калдырган булган.

Ренат Вәлиуллин Санкт-Петербург татарлары киләсе елда Лев Гумилевның туган көнен зурлап билгеләп үтәчәген әйтте һәм Татарстандагы мәгълүмат чараларын да галимне искә алырга чакырды.

«Лев Гумилев безнең тарихта зур урын алып торган шәхес. Без Татарстан Фәннәр академиясенә тәкъдимнәребезне җибәрдек, Казанда да чаралар үткәрергә җыенабыз. Татарстан да бу эштә зурлап катнашыр дип өметләнәбез», — диде Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле.

Санкт-Петербургның татар медиафорумында Ренат Вәлиуллин үз чыгышында Piter.tatar порталы белән дә таныштырды. Әлеге портал Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә барлык татар оешмаларының мәгълүмати үзәгенә әйләнгән. Аның нигезендә «Файда» порталы, «Мирас», «Морзалар» оешмаларының порталлары эшләп киткән.

«Алдагы максатыбыз — үзебезнең татар матбугатының көчен арттыру һәм мәгълүматны кызыграк форматта бирү. Даими вәкиллек каршында татар журналистлары берләшмәсе актив эшчәнлекне алып бара. Порталларда авторлык мәкаләләрен бирә башладык. Алар контентының 90 процентын алып тора. Порталларның бүлекчәсе Казанда да эшләп килә, ягъни Казандагы хәбәрләрне дә үзебез язарга тырышабыз», — диде Ренат Вәлиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100