news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсендә татар газеталарын саклап калу өчен, ачык дәресләр үткәрәләр

Иске Кулаткы районы «Күмәк көч» газетасының баш мөхәррире Сабира Абитова абунәчеләр кими баруын әйтте.

Ульяновск өлкәсендә татар газеталарын саклап калу өчен, ачык дәресләр үткәрәләр
архив/Рамиль Гали

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районында татар газеталарын саклап калу өчен, балалар бакчалары-мәктәпләрдә ачык дәресләр үткәрәләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә «Күмәк көч» газетасының баш мөхәррире Сабира Абитова сөйләде.

«Ничек тә газеталарны саклап калырга иде. Абунәчеләр кими бара — менә шул проблема зур. Өлкән буын әле укый, яшьләр интернет челтәрләргә күчә, татарча укый белмиләр, шул безне борчый. Яшьләр белән күбрәк эшләргә, аңлату эшләре алып барырга кирәк. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында Татарстанда, Россия төбәкләрендә татарча чыгып килүче газета-журналлар белән таныштырып, ачык дәресләр үткәрәбез», — диде Сабира Абитова.

Ул «Күмәк көч» газетасының бүген 2300 экземпляры булганын әйтте.

«Күмәк көч» тә «Без бергә» кушымтасы да чыгып килә. «2011 елдан бирле чыгарып киләбез, халкыбызга бик ошый. Халык Татарстан белән дә, чит төбәкләрдә яшәүче татарлар белән дә кызыксына», — диде баш мөхәррир.

news_right_1
news_right_2
news_bot