news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рабит Батулла туган телне ана теле дип әйтергә өндәде

«Ана теле дип сөйләшмисез! Ул бит ана теле. Бөтен төрки халыклар „анам теле“ дип сөйләшә», — диде язучы.

Рабит Батулла туган телне ана теле дип әйтергә өндәде
Рамил Гали

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Язучы Рабит Батулла фикеренчә, туган телне ана теле дип әйтергә кирәк. Бу хакта ул «Әдәби марафон» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында әйтте. 

«Ана теле дип сөйләшмисез! Ул бит ана теле. Бөтен төрки халыклар „анам теле“ дип сөйләшә. Татар теле, туган тел гыйбарәсе ана телен үтерергә тиеш түгел. Ни өчен ул ата теле түгел, чөнки ата ауда, яуда, еракта булган, ана телне, йоланы саклаган, әкият, бәетләр сөйләгән, пәрәмәч пешергән. Ананы үстерергә, ана телен сакларга кирәк!» — дип өндәде Рабит Батулла.

Ул, беренче чиратта, ана теле, аннары татар теле, аннары туган тел булырга тиеш дип саный. 

news_right_1
news_right_2
news_bot