news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәнгать белгече: Милли бизәкне саклауда төрки халыклар тәҗрибәсенә таянырга кирәк

Сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова сүзләренчә, милли сәнгатькә карата эстетик тәрбия системасын эшләргә кирәк.

Сәнгать белгече: Милли бизәкне саклауда төрки халыклар тәҗрибәсенә таянырга кирәк
Рамил Гали

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова фикеренчә, күннән милли бизәк ясау сәнгатен саклап калу өчен төрки халыклар тәҗрибәсенә таянырга кирәк.

«Төрки халыкларда булган бүгенге тәҗрибәне исәпкә алып эшләгән вакытта гына без бу өлкәдә үзгәреш кичерербез дип уйлыйм. Үзбәкстанда чигү сәнгате бик алга киткән, ул бүгенге көн модасында ярылып ята. Казахстанда шулай ук күн эшкәртү һәм киез басу популяр. Бездә каюлы күн эшләнмәләре зур модага кермәгән», — дип сөйләде ул Милли музейда узган түгәрәк өстәл барышында.

Аның фикеренчә, милли сәнгатькә карата эстетик тәрбия системасы баскыч кебек эшләнергә тиеш. Ул балалар бакчасыннан алып зур уку йортларына кадәр — һәр баскычта булырга тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100