news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Ибраһимов: Балаларыма татар милләтеннән булуыбыз турында сөйлим

«Мәскәү өлкәсендә миллионлап татар яшәгәнен беләм, Мәскәүдә татар кешесе һәрчак очрый», — диде җырчы.

Ренат Ибраһимов: Балаларыма татар милләтеннән булуыбыз турында сөйлим
Илнар Төхбәтов/архив

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). РСФСРның халык артисты, Тукай премиясе иясе, җырчы Ренат Ибраһимов балаларына татар милләтеннән булуы турында сөйләгәнен әйтте.

«Мин — татар. Балаларыма да шул хакта әйтәм. Кызганыч, Мәскәүдә татарларның саны ни өчендер аз чыга. Мәскәү өлкәсендә миллионлап татар яшәгәнен беләм, чөнки ярты гасыр шунда концертлар куеп йөрим. Азәрбайҗаннарны миллион дип әйтәләр, урамда барган халыкны туктатып сорасаң, анда азәрбайҗан булмый, ә татар кешесе һәрчак очрый», — диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына.

Ренат Ибраһимов җанисәпнең татарлар өчен бик мөһим сынау булуын әйтте. «Кадерле дуслар, туганнар, якташлар. Без — зур милләт, сан буенча руслардан кала икенче урында торган халык икәнлегебезне, барлык өлкәләрдә дә Россияне үстерүгә зур өлеш кертүебезне белдерергә тиеш. Җанисәптә актив катнашыгыз һәм татар булып язылыгыз», — диде җырчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100