news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рауза Солтанова: Традицион күн каю техникасында эшләүче модельерларыбыз юк

Сәнгать белгече фикеренчә, бу сәнгатьне үстерү өчен остаханәләр булдырырга кирәк.

Рауза Солтанова: Традицион күн каю техникасында эшләүче модельерларыбыз юк
Рамил Гали

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова татарлар арасында хәзерге вакытта күн каю техникасында эшләүче модельерлар булмавын әйтте.

«Безнең традицион каю техникасында эшләүче модельерлар юк. Ул техникада эшләнгән костюм комплексын күргәнем юк. Модельер бер-ике элементны кертеп җибәрә. Ул бизәнү әйбере кебек булырга мөмкин. Каю техникасында комплекс эшләүче юк», — дип сөйләде ул Татарстанның Милли музеенда узган түгәрәк өстәл барышында.

Ул гомумән каю сәнгатендә эшләүче осталарның бик аз булуын әйтте.

«Казан сәнгать училищесында каю сәнгате бүлеге бар. Мин беренче чыгарылышта рецензент булган идем. Аларның берсе дә бүген ул өлкәдә эшләми диярлек. Биш-алтысы эшли, ә калган алтмышка якын студент кая югалды?» — ди ул.

Сәнгать фәннәре докторы сүзләренчә, хәзерге вакытта «каю» сүзенең мәгънәсен белмәүчеләр дә бар. «Ул каймалау дигәнне аңлата. Атамасында ук сәнгатьнең уникальлеге күрсәтелә. Аны тоемлаучы кешеләр бик аз», — ди белгеч.

Аның фикеренчә, бу сәнгатьне үстерү өчен остаханәләр булдырырга кирәк һәм ул эш энтузиастлар тарафыннан гына эшләнергә тиеш түгел. Ул дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелергә тиешле зур проблема дип саный белгеч.



Галерея: Татар милли брендын саклау һәм үстерү мәсьәләсенә багышланган түгәрәк өстәл
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100