news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Гыйбатдинов: Исмәгыйль бәк милләт аталарының иң абруйлысы булуы белән кадерле

Татарстанның Тарих институты Исмәгыйль Гаспралының тууына 170 ел тулуга багышланган халыкара фәнни конференция үткәрә.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кырым татар зыялысы, язучы, җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Гаспралы милләткә хезмәт итүдә зур өлеш керткән.

«Исмәгыйль бәк милләт аталарының иң абруйлысы булуы белән кадерле», — диде Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов Гаспралының тууына 170 ел тулуга багышланган халыкара фәнни конференциядә.

«Исмәгыйль Гаспралы — Русиядәге төрки халыкларның яңарышы һәм мәдәни багланышлары идеологы» конференциясе ZOOM режимында уза. Марат Гыйбатдинов конференция темасы Туган телләр елына бигрәк тә аваздаш булуын искәртте.

«Исмәгыйль бәкнең кадерен XX гасыр башында ук таныганнар. Казан мәдрәсәләрендәге рәсми шәһадәтнамәләрне карасак, Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура, Габдулла Тукай арасында Гаспралының портреты иң абруйлы урында куелган. Аның фикерләре, һичшиксез, татар милләте алгарышына хәлиткеч йогынты ясаган. Гаспралы бүген дә татар халкының бердәмлеген алга сөргән шәхес буларак билгеле», — диде Марат Гыйбатдинов.

Ул Гаспралы нигез салган мәгариф системасы, татарлар кайда гына яшәсә дә, аларны берләштергәнен әйтте.

Марат Гыйбатдинов Исмәгыйль Гаспралының тормышы, иҗаты белән Кырым татарлары актив шөгыльләнүен әйтте. Мәрҗани институтының Кырым филиалы оешуга Гаспралы мирасына игътибар арткан, Гаспралы хезмәтләре басылып чыга башлаган.

«Институтыбыз бу эшкә даими ярдәм күрсәтә. Гаспралы хезмәтләре, Кырым татар язма мирасы үрнәкләрен цифрага салып, киң җәмәгатьчелеккә җиткерүдә булышырбыз дип ышанабыз», — дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100