news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беренче бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале Мөслим районында булачак

Бәйрәмдә бәйгеләр дә оештырырга җыеналар.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Беренче бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивален 13-14 ноябрь көннәрендә Мөслим районында уздыру планлаштырыла.

Бөтендөнья татар конгрессында Татар халык ашлары комитеты советының чираттагы утырышында «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова шул хакта сөйләде, дип яза конгрессның матбугат хезмәте.

«Агролидер» кооперативы җитәкчесе Ирек Хәмәдишин сүзләренчә, «Каз өмәсе» йоласын халыкка асылда булганча җиткерергә кирәк. «Бәйрәм милли күренешләр, бәйгеләр белән үрелеп барырга тиеш. Чарада каз йолку күренеше, каз каурыеннан әйберләр ясау, милли җырлар, биюләр, халык уеннары урын алыр дип өметләнәбез», — диде ул.

Конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров аерым игътибарны татар халык ашларына багышланган китапларга юнәлтте. «Бүгенге көндә аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның рецептларына нигезләнеп язылган „Татар халык ашлары“ кебек китаплар саны артырга тиеш. Шул сәбәпле, без татар милли ашлары турында әсбапларны туплап барабыз. Алар Татар конгрессының архивында сакланачак», — диде җитәкче.

«Бабаларыбыздан калган йолабызны саклап калу, календарь бәйрәмен халыкка кайтару сөендерә. Мөслим — казлар асрый торган иң зур район. Биредә „Татар базары“ махсус сату нокталары да уңышлы эшләп килә. Безнең бурычыбыз — әлеге фестивальне зур тантана буларак үткәрү һәм матур традициягә әверелдерү», — ди Конгрессның Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев.

Ул шулай ук чара барышында мастер-класслар үткәрү тәкъдиме белән дә чыкты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100