Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Милли көрәш буенча легендар чемпион Илгиз Минһаҗев вафат
Игелекле эшләре белән аны Татарстанда гына түгел, Кырымда, Уралда, Литвада һәм тагын бик күп төбәкләрдә беләләр
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Милли көрәш буенча илебез чемпионы, билбаулы көрәш буенча ветераннар арасында дөнья чемпионы, Татарстанның атказанган спорт мастеры Илгиз Ахун улы Минһаҗев дәвалап булмас авырудан кичә иртән вафат булган. Аңа октябрь башында 72 яшь тулган иде. Милләттәшебезне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында рәис киңәшчесе булып эшләгәндә “Татарча көрәш” милли спорт федерациясе оештырганлыгы мәгълүм. Игелекле эшләре белән аны Татарстанда гына түгел, Кырымда, Уралда, Литвада һәм тагын бик күп төбәкләрдә беләләр.
Мәрхүм бүген Казанда җирләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз