Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гатчина шәһәрендә Татар-башкорт мәдәнияте көннәре була
Чара Ленинград өлкәсенең Гатчина шәһәре һәм районының «Юлдаш» Татар-башкорт оешмасының 20 еллыгына багышланган.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). 20 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Гатчина шәһәрендә Татар-башкорт мәдәнияте көннәре уза. Чара Ленинград өлкәсенең Гатчина шәһәре һәм районының «Юлдаш» Татар-башкорт оешмасының 20 еллыгына багышланган.
Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тантаналы чаралар программасына танылган татар рәссамнарының күргәзмәсе, милли традицияләргә таянып балаларны тәрбияләү темасына багышланган «Ступени воспитания» фильмы, «Татар кул эше остасы» остаханәсе кертелгән.
Гатчинада Татар-башкорт мәдәнияте көннәре иҗади татар-башкорт коллективлары концерты белән тәмамлана.
Проект Гатчина муниципаль районы бюджетының социаль проектлар өчен бирелгән субсидия акчасына гамәлгә ашырыла.
Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татар җәмгыяте ярдәме белән үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз