news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең «Сабах» газетасында Гөлсем Камалова турында мәкалә басылды

Роза Туфитуллованың «Гөлсем» романының төрекчә басылуы уңаеннан әзерләнгән мәкалә газетаның «Якшәмбе» кушымтасында чыкты.

Төркиянең «Сабах» газетасында Гөлсем Камалова турында мәкалә басылды
Рушания Алтай

(Истанбул, 21 сентябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядә зур тираж белән нәшер ителүче «Сабах» газетасында татар кызлары Гөлсем Камалова һәм аның иптәшләренең Балкан сугышы вакытында Истанбулга килеп төрек сугышчыларына ярдәм итүләре турында мәкалә дөнья күрде.

Мәкалә төрек журналисты Гөксан Гөкташ тарафыннан Роза Туфитуллова язган «Гөлсем» романының Төркиядә төрекчә дөнья күрүе уңаеннан әзерләнгән. Ул 20 сентябрь көнне газетаның «Якшәмбе» кушымтасында чыкты.

«Балкан сугышының татар фәрештәсе Гөлсем шәфкать туташы» дип аталган мәкаләдә II Балкан сугышы чорында татар кызларының тугандаш төрек халкына теләктәшлек күрсәтү юлында кылган батырлыклары язылган.

«Бу дөньяда яшәгән һәркем үз әкиятенең каһарманы. Әмма кайберәүләр башкаларның кайгы-хәсрәтләрен аңлап, тормышларын яхшыртырга тырышалар. Бу хәл аларның яшәү рәвешенә әйләнә. Вакыт узу белән, үзләре дә белешмәстән халык каһарманы булып куялар. Татар кызы Гөлсем Камалова да әнә шундыйлардан» дип башлана мәкалә.

Автор Гөлсем Камалова һәм аның иптәш кызлары Мәрьям Пашаева, Рокыя Юнысова, Мәрьям Якупованың Балкан сугышы чорында Истанбулга килеп төрек сугышчыларына шәфкать туташы сыйфатында ярдәм итүләрен, Гөлсемнең төрек хатын-кызлары арасында хәйрия җыены үткәрүен, төрки мөселман халыклардан госманлы армиясе өчен акча җыюын зур батырлык итеп сурәтләгән. Госманлы дәүләте хәрби эшләр министры Әнвәр паша тарафыннан әлеге татар кызларына зур игътибар күрсәтелүе, хәтта төрек солтанының да кызларга рәхмәтен җиткерүен язган.

Роза Туфитуллованың «Гөлсем» романы филология фәннәре галиме Гүлшаһ Йылмаз тарафыннан төрекчәгә тәрҗемә ителеп Евразия язучылар берлегенең «Бәнгү» нәшриятында басылды. Әсәр төрек әдәбиятчылары һәм укучылары тарафыннан җылы кабул ителде. Аны Төркиягә һәм төрек дөньясына танытуда Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглу актив эшчәнлек алып барды. Роман һәм әлеге татар кызларының фидакарь эшчәнлекләре турында «Сабах» газетасында мәкалә басылуында да аның тырышлыгы зур.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100