news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Сәлам» укыту-методик комплексын сынау дәвам итә

Яңа уку елында 1-5нче сыйныфларда аны гамәлгә кертү һәм 6-7нче сыйныфларда сынап карау башлана.

«Сәлам» укыту-методик комплексын сынау дәвам итә
http://tatar-congress.org/

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Мәгарифне үстерү институтында татар телен дәүләт теле буларак өйрәнергә теләк белдергән укучылар өчен «Сәлам» укыту-методик комплексын төзү эше алып барыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җаваплы бу эшчәнлекне мәктәп укытучыларыннан торган тәҗрибәле һәм ике-өч телне яхшы белгән укытучылар коллективы башкара. Укыту-методик комплексны сынап карау һәм гамәлгә кертү экспериментында, нигездә, Казан мәктәпләре һәм республикабыз, төбәкләрнең аерым мәктәпләре катнаша.

Яңа уку елында 1-5нче сыйныфларда аны гамәлгә кертү һәм 6-7нче сыйныфларда сынап карау башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot