news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүнең татар мәдәни үзәге барлык теләүчеләрне татар теле курсларына чакыра

Онлайн һәм офлайн дәресләрдә, беренче чиратта, татарча көнкүреш темаларына сөйләшергә өйрәтәчәкләр.

Мәскәүнең татар мәдәни үзәге барлык теләүчеләрне татар теле курсларына чакыра
"Татар-информ" архивы

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә чираттагы иҗади һәм белем алу сезоны ачыла. Теләгән һәркем татар теле курсларына килә ала. Уку бушлай, дустанә һәм профессиональ дәрәҗәдә булачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов сөйләде.

«Онлайн дәресләр өч ай дәвамында барачак, аны үткәннән соң көнкүреш темаларына дөрес әйтелеш белән укый, яза һәм сөйләшә алачаксыз. Офлайн дәресләр тирәнтен еллык белем бирү программасына нигезләнгән, ул һәр шимбә саен Татар мәдәни үзәгендә узачак. Курсларга барыр алдыннан 8(495) 951 87 59 телефоны буенча язылу шарт», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100