Санкт-Петербург шәһәре хакимияте милләттәшебез Юнис Локмановны туган көне белән котлады

Санкт-Петербург шәһәре хакимияте милләттәшебез Юнис Локмановны туган көне белән котлады

(Санкт-Петербург, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербург шәһәре хакимиятенең Торак комитеты рәисе, икътисад фәннәре докторы, милләттәшебез Юнис Локмановка шушы көннәрдә 45 яшь тулды. Төньяк башкала хөкүмәтенең чираттагы утырышы да Юнис Халит улын туган көне белән тәбрикләүдән башланып китте. “Юнис Халит улының Торак комитетына күчүе белән, бу тармакта яңача үзгәреш җилләре исте”, - дип искәртте Санкт-петербург губернаторы Валентина Матвиенко һәм Ю.Локмановка чәчәк бәйләме тапшырды.

Юнис Локманов Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә туган. Төзүче-инженерлык институтын һәм Санкт-Петербург дәүләт университетының юридик факультетын, Халыкара эшкуарлык һәм Халык хуҗалыгы академияләрен тәмамлаган. 1990-2001 елларда Санкт-Петербургның Адмиралтейский районы башлыгы урынбасары, ә 2001 елның маеннан 2005 елның гыйнварына кадәр шушы район башлыгы вазифаларын башкара һәм быелның гыйнварыннан ул Санкт-Петербург шәһәре хакимиятенең Торак комитеты рәисе итеп билгеләнә.

Ю.Локманов Санкт-Петербург татар милли-мәдәни мохтәрияте Шурасы әгъзасы да.