news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милләттәшебез Россиянең мактаулы исемен алды

Милләттәшебез Россиянең мактаулы исемен алды

(Уфа, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы иң танылган һәм талантлы журналистларның берсе, татар кызы Римма Сәрвәрова чиртатагы югары исемгә лаек булды. Аңа “Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән югары исем бирелде. Шушы исемнең билгеләрен аңа Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов күренекле журналистка Хөкүмәт йортында үзе тапшырды.

Римма Сәрвәрова – чыгышы белән Илеш районы кызы. Балачагы, мәктәп еллары Уфада үтә. Башкалада югары уку йортын тәмамлый һәм журналистика һөнәрен сайлый ул. Татар кызы менә утыз елга якын инде журналистика өлкәсендә тугры хезмәт итә. Башкортстан телерадиокомпаниясенә килгәненә дә 25 ел булып киткән инде. Биредә Башкортстан дәүләт радиосында төрле вазыйфаларда эшләү чорында үз һөнәренең чын остасына әверелде ул. Республикадагы иҗат бәйгеләрендә генә түгел, ә Россия күләмендәге дәрәҗәле конкурсларда да катнашып, әллә күпме бүләкләр һәм мактаулы исемнәр алуга иреште ул.

Римма Сәрвәрованы Татарстанда да күпләр яхшы белә. Озак еллар буе “Идел белән Урал арасында” дип исемләнгән радиотапшыруны алып барды ул. Шул чорда Татарстан һәм Идел буе төбәкләрендәге иҗатташлары белән көнүзәк темаларга йөзләрчә кызыклы һәм проблемалы тапшырулар әзерләп дан казанды талантлы журналист. Әле аңа Россия күләмендәге югары исем бирелү дә бик урынлы. Киләчәктә дә булдыклы милләттәшебезнең матур тапшырулары белән куандырып торачагына шик юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot