news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пензада «Татар автономиясе проектларын гамәлгә ашыру» активының киңәшмәсе булды

Чаралар үткәрү срогы һәм урыны, шулай ук җаваплы затлар билгеләнде.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасында «Татар автономиясе проектларын гамәлгә ашыру» автономиясе активының киңәшмәсе узды. Анда автономия җитәкчесе Җиһанша Туктаров актив проектларына әзерлек һәм үткәрү буенча төп мәсьәләләрне билгеләде.

Чаралар үткәрү срогы һәм урыны, шулай ук җаваплы затлар билгеләнде.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Дуслык күпере» II төбәкара фестивале, тарих-туган якны өйрәнү хәрәкәте укучылары арасында беренче бәйге, «Заманча җәмгыятьтә этникара мөнәсәбәтләр» түгәрәк өстәле, «Татар кызы — 2021», «Тургай» Төбәк балалар фольклор бәйгесе һ.б чараларны үткәрү планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot