news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә туган якны өйрәнүче татарлар форумы оештырырга җыеналар

Екатеринбургта узган түгәрәк өстәлдә туган телне өйрәнү, Бөтенроссия халык санын алу мәсьәләләре, һәркемне милли идентификацияләү проблемалары турында фикер алыштылар.

Свердловск өлкәсендә туган якны өйрәнүче татарлар форумы оештырырга җыеналар
https://tatur.tatarstan.ru

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Екатеринбургта «Уралда туган якны өйрәнүче татарлар: төп бурычлар, арадаш нәтиҗәләр, үсеш юнәлешләре һәм перспективалары» темасына багышланган түгәрәк өстәл булды. Анда җирле туган якны өйрәнүчеләр форумы үткәрү идеясен бертавыштан хупладылар.

Түгәрәк өстәлдә өлкә кунаклары, активистлар — туган якны өйрәнүчеләр, проект авторлары, барысы 15 кеше катнашты. Бу турыда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада катнашучылар туган телне өйрәнү, Бөтенроссия халык санын алу мәсьәләләре, һәркемне милли идентификацияләү проблемалары, тарихи документларны өйрәнү һәм аларны яктырту мәсьәләсенә якын килү, чыганакларны эзләү һәм уртак эшләрне тикшерү буенча үзләренең актив позицияләрен белдерде.

Россиядә Туган якны өйрәнүче татарлар советы рәисе Альберт Борһанов өлкәнең туган якны өйрәнүчеләре форумын оештырырга әзер булуын белдерде, Туган якны өйрәнүчеләр советы өчен бурычлар билгеләде, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100