news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел АКШның Чикаго шәһәрендә беренче тапкыр Сабантуй үтәчәк

Милли бәйрәмгә беренче тапкыр татарлар һәм Украина, Беларусь, Молдова, АКШтан чит ил кешеләре җыелыр дип көтелә.

Быел АКШның Чикаго шәһәрендә беренче тапкыр Сабантуй үтәчәк
Айгөл Тимчишинның шәхси архивы

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Чикаго татарлары оешмасы җитәкчесе Айгөл Тимчишин һәм Чикагода яшәүче татар кызы Эльвира Шварц беренче тапкыр Американың Чикаго шәһәрендә Сабантуй оештыра.

«28 август 12.00 сәгатьтә Чикаго шәһәре янында Сабантуй бәйрәме узачак. Кайбер татар дусларыбызның гаиләләрендә чит милләт кешеләре дә бар. Шулай ук, Украина, Беларусь, Молдова, АКШ дусларыбыз да Сабантуйга киләчәк. Пандемия буенча чикләүләр булмаса, барлык кешене чакырып калырбыз», — диде Айгөл Тимчишин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Айгөл сүзләренчә, Чикагода татарлар белән соңгы очрашу майда узган. «Татарлар чәкчәк, бәлеш, кыстыбый, пәрәмәч, пирог, кош теле һ.б. милли ризыклар алып килде. Җырлап-биеп, аралашып алдык, Сабантуй уеннарын үткәрдек. Шулчак, Сабантуйны үткәрү тәкъдимен барысы да хуплап алды. Оештыру эшләрендә ярдәм итәргә әзер булучылар күп җыелды», — ди ул.

Оештыручы әйтүенчә, Чикагода бердәм, дус-тату татарлар — кимендә җитмеш татар кешесе яши. Сабантуйны милли рухта — татар көйләре, биюләре, җырлары һәм уеннары белән үткәрергә ниятлиләр.

«Америкага күченгәч, күңелгә Сабантуй бәйрәме җитмәде. 2019 елда Tatar Chicago оешмасын ясаганнан соң, җыеннар һәм очрашулар үткәрә башладык. Килүчеләр байтак, шуннан чыгып, Чикагода татарларның күпләп яшәгәнен аңлап алдык», — диде Айгөл Тимчишин.

Оештыручыларга фейсбук һәм инстаграм социаль челтәрләрендә бергәләп танышасы-аралашасы килә дип язучы милләттәшләр булган. «Шулай итеп, Чикагодагы татарлар белән бер уй — Сабантуй үткәрү уе белән яшәдек», — ди алар.

«Үзбәкстан, Казахстан, Татарстан һәм Башкортстаннан килгән милләттәшләребез татарлыкларын онытмый. Кайберләре татарча сөйләшми, чөнки гаиләләрендә туган телдә аралашу булмаган. Әмма без татарча аралашканда рәхәтләнеп тыңлыйлар, күбрәк татар сөйләмен ишетергә теләүләрен әйттеләр. Балаларын да милли гореф-гадәтләре белән таныштыралар», — диде Айгөл Тимчишин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100