news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Мостай Кәримгә һәйкәл куелачак

Һәйкәл 2020 елның 15 августына кадәр әзер булырга тиеш дип фаразлана.

Казанда Мостай Кәримгә һәйкәл куелачак
tatar-congress.org

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Казанда башкорт әдәбияты классигы Мостай Кәримгә һәйкәл куелачак. Әлеге бронза һәйкәл Даурская һәм Оренбург тракты киселешендәге скверда куелыр дип планлаштырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Скульптураның композициясе катлаулы, ул Урал таулары читендә утырган Мостай Кәрим фигурасыннан гыйбарәт булачак. Скульпторы — Андрей Ковальчук.

Һәйкәл 2020 елның 15 августына кадәр әзер булырга тиеш дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot