Әлмәтлеләр Берлинда II Европа Сабантуен уздырды

Милли бәйрәмдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова җитәкчелегендә хөкүмәт делегациясе катнашты

 (Казан, 22 июнь, "Татар-иныформ"). Узган шимбә көнне, 20 июньдә, “Сабан туе – дуслык күпере” дигән исем белән Германиянең башкаласы Берлин шәһәрендә II Европа Сабан туе узды. Узган елдагыча, Татарстан республикасыннан әлеге бәйрәмне уздыру әлмәтлеләргә йөкләнгән иде. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова җитәкчелегендә республика делегациясе катнашты. Делегатлар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев бар иде.

Берлинда узган Сабан туенда Европа һәм дөньяның 22 иленнән милләттәшлеребез килгән иде.

Төп бәйрәм чаралары Берлинның социаль мәдәни үзәгендә башланып китте. Түбәсе ябулы ике катлы бина, янәшәсендә искиткеч матур күренешле ялан Сабан туе уздыру өчен иң кулай урын. Декорацияләрне әлмәтлеләр алдан ук урнаштырып куйдылар. Нефтьчеләр, төзүчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, РайПОның аш-су осталары, спортчылар – Әлмәттән барлыгы 80 кеше Европа Сабан туен әзерләү һәм уздыруда катнашты. Нефтьчеләр башкаласыннан килгән күп санлы делегацияне Әлмәт районы  башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин җитәкләде. “Республика җитәкчелеге тарафыннан безгә зур ышаныч күрсәтелде. Безнең бурыч – Сабан туен югары дәрәҗәдә уздыру,”- диде ул коллектив әгъзаларына бәйрәмгә әзерлекнең соңгы штрихларын тикшергәндә.

Кунаклар Сабан туе аланына иртәнге 10да җыела башлады. “Туган авылым” яланының капка төбендә милли кием кигән драма театры артистлары аларны чәкчәк белән каршы алды. Алып баручылар кунакларны татар , рус һәм немец телләрендә сәламләп программада булачак уеннар һәм чаралар белән таныштырып бардылар.

Оештыручылар планлаштырганча, төрле илләрдәге татарлар үзләре яшәгән илнең флагын, символикасын һәм сувенирларын алып килгәннәр иде. Нәтиҗәдә, төрле ил флаглары белән бизәлгән зур мәйдан хасил булды.

“Без, татар авылларында уздырылганча, гореф-гадәтләребезгә нигезләнгән, җылы һәм якты бәйрәм уздыруны максат итеп куйган идек. Теләкләребез тулысынча тормышка ашты. Татарстан алдында баш иябез, Әлмәткә әлеге искиткеч бәйрәмне оештыруда күрсәткән ярдәме өчен чиксез рәхмәт,” - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты Германиядәге “ Татарлар Дойчланд” берлеге рәисе Венера Вагизова.

Төш вакытына бәйрәмгә дәрәҗәле кунаклар - Берлин районының бургомистры Лихтенберг Монтейро Биргит, РФ нең Германиядәге илче киңәшчесе Олег Ксенофонтов та килеп җитте.

Әлмәттән Айрат Хәйруллин җитәкчелегендә кунаклар Сабан туеның төп мәйданнарында булып, татар милли бәйрәменең барлык үзенчәлекләре белән таныштылар . Аларга аеруча әлмәтлеләр тарафыннан бәйрәмгә махсус әзерләнгән Казан Кремле корылмасы ошады. Сабан туе барышында әлеге корылма фонында фотога төшүчеләр бихисап булды.

Милли бәйрәмнең иң кульминацион ноктасы - “Дуслык күпере” әйләнмәле уены булды. Яланда булган барча кунаклар кулга–кул тотышып гаять зур түгәрәк ясадылар. Милли, дәртле бию көйләре астында дәвам иткән уен, дөрестән дә, искиткеч матур булды һәм бөтен кешегә дә ошады.

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов исеменнән тәбрикләп Римма Ратникова Сабан  туенда аның котлау телеграммасын укыды. Милли бәйләнешләрне ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен Германиянең “Татарлар Дойчланд” оешмасы рәисе Венера Вагизовага ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын тапшырды.

Айрат Хәйруллин барлык әлмәтлеләр исеменнән бәйрәм кунакларын татар, немец һәм рус телләрендә сәламләде. Германиядә яшәүче татарларга 6 милли костюм һәм башка истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәмгә килүче һәркем “Әлмәт икмәк заводы” осталары тарафыннан әзерләгән татлы бавырсактан авыз итте.

Спорт уеннарыннан башка нинди Сабан туе булсын инде?! Гадәткә кергән кашык кабып йомырка ташу, капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, аркан тартышу һәм башка милли уеннарда катнашырга теләүчеләрдән озын чиратлар хасил булды. 

Казан һәм Әлмәт артистлары тарафыннан әзерләнгән концерт программаларында халыкыбызның милли үзенчәлекләре, җыр-моңга булган хәвәслеге бик ачык чагылды. Чыгышларның һәрберсе көчле алкышларга күмелде. Дөньяның төрле почмакларында яшүче милләттәшләребез тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары да Сабан туена милли, шул ук вакытта яңа бер төсмер өстәде.

Көрәш, һәрвакыттагыча, иң кызыклы уеннарның берсе буларак кабул ителде. Абсолют батыр булып Берлин Сабан туенда Әрмәнстанда яшәүче спортчы Александр Абрамян калды.

Бәйрәм ул көнне кичке Сабан туе һәм яшьләр өчен оештырылган дискотека белән тәмамланды.

Әлмәт район башлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән бүген ТР парламенты сайты шундый хәбәр таратты.