Васил Шәйхразиев Рөстәм Миңнехановның «Ак калфак»лыларга сәламләвен җиткерде

«Сезнең кулларыгызда гаилә учагы, балаларыбызны тәрбияләү, халкыбызның әхлак нигезләрен буыннан буынга тапшыру», — диелгән хатта.

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның «Ак калфак» лыларга сәламләвен җиткерде.

Бүген «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенының пленар утырышы узды.  

«Милләтебезгә хас затлы сыйфатларга ия булган акыллы, тыйнак, белемле, уңган, эшчән, асыл затлар- халкыбызның йөз аклыгы. Хатын-кызларга зур ихтирам күрсәтү, аларның дәрәҗәсен тиешле биеклеккә күтәрү- халкыбызның матур  гадәте. Сезнең кулларыгызда гаилә учагы, балаларыбызны тәрбияләү, халкыбызның әхлак нигезләрен буыннан буынга тапшыру», — дип башлана хат.

«Ана сөте белән сеңгән миһербанлык, җылылык, бишек җырларыннан күчкән моң һәм аһәң, туган телебез, балачактан тыңлаган хикәятләр, гаилә учагында ныгытылган хезмәт сөючәнлек — болар барысы да милли тәрбиянең какшамас нигезләре», — дип билгеләп узган Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов татар хатын-кызлары заман белән бергә атлавын әйтте. «Дөньяның кайсы почмагында яшәсәгез дә, халкыбызга хас күркәм сыйфатларны саклап, җәмгыятьтә лаеклы урын тотасыз, яшь буынга милли үзаң формалашуында зур хезмәт куясыз. Без сезне ил күрке итеп бәялибез. Киләчәктә дә шушы олы исемгә лаек булып, безне горурландырып, көч һәм илһам биреп яшәсәгез иде», — дигән юллар бар сәламләүдә.