news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бишкәк шәһәрендә «Татар кызы» бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды

Чарада Татарстан делегациясе дә кунак булды.

Бишкәк шәһәрендә «Татар кызы» бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды
https://tatar-congress.org/

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Кыргызстан Республикасының Бишкәк шәһәрендә «Татар кызы» бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды. Чараны «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге оештырды.

Анда Талас, Бишкәк һәм Ош кебек төрле төбәк кызлары катнашты. Бәйге дефиле, визит карточкасы, интеллектуаль, иҗади һәм аш-су әзерләү этапларыннан торды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучылар үзләренең рәсемнәрен күрсәтте, милли биюләр башкарды, скрипкада уйнады. Шулай ук татар халык ризыкларын әзерләделәр һәм аларны әзерләү ысуллары турында сөйләделәр.

Чарада Татарстан Республикасынан «Татар кызы» халыкара конкурсының башкарма директоры Гүзәлия Гыйниятуллина, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы, опера җырчысы Илүсә Хуҗина кунак булды. 

Конкурста катнашучылар һәм оештыручылар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр алды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Диана Морәхмәтова җиңүче булды. Диана Казан шәһәрендә «Татар кызы 2021» Халыкара конкурсының ярымфиналында катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100