Уфада җырчы Венер Мостафинны искә алдылар

Уфада яшәп иҗат иткән талантлы татар җырчысы, Башкортстанның атказанган артисты Венер Мостафинның тууына 60 ел тула

(Уфа, 21 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада яшәп иҗат иткән талантлы татар җырчысы, Башкортстанның атказанган артисты Венер Мостафинның тууына 60 ел тула. Шушы уңайдан Уфадагы Нефтьчеләр мәдәният сараенда аны искә алу кичәсе булып үтте.
Хәтер чарасында Башкортстанның күренекле җырчылары Идрис Газиев, Нәзифә Кадыйрова, Фәдис Ганиев, Лилия Биктимерова, Илһам Вәлиев, Фәнүнә Сираҗетдинова, композитор Рим Хәсәнов һәм башкалар катнашты. Казаннан да кунаклар булды. Танылган җырчылар Рөстәм Маликов белән Зөһрә Шәрифуллина үз репертуарларындагы иң матур җырларны Венер Мостафинның якты рухына багышлады. Чакмагыш районыннан Венер Мостафинның беренче укытучысы Нәфига апа Габдуллина да килгән иде. Ул укучысы хакында җылы хатирәләре белән уртаклашты һәм Венер Мостафинга истәлек ташы урнаштырырга җыенулары хакында әйтте.
Чакмагыш районының Аблай дигән данлыклы татар авылында туып үскән Венер Мостафин бәләкәйдән үк җырга тартыла. Шуңа да, мәктәптә сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, сәләтле егет туп-туры Уфа сәнгать училищесына укырга килә. Аннан соң ул Уфа сәнгать институтын да тәмамлый. Иҗатының тәүге елларыннан ук, Венер үзен зур талант итеп таныта. Россия һәм республика күләмендә оештырылган бихисап иҗади бәйгеләрдә җиңеп чыккан талантның киләчәге зур була. Институтны тәмамлауга ук, опера арияләрен дә башкару куәтенә ия яшь җырчыны Россиянең иң мәртәбәле сәнгать оешмаларына, шул исәптән Мәскәүдәге Зур театрга да эшкә чакыралар. Әмма Венер аларның барысыннан да баш тарта һәм Башкортстан дәүләт филармониясендә эшли башлый. Биредә аның бар иҗат юлы үтә һәм, таланты иң чәчәк аткан вакытта, бу бинаның бер бүлмәсендә гомере фаҗигале төстә өзелә.
2002 елда Башкортстанда узган президент сайлауларында Венер Мостафин якташыбыз, танылган эшкуар Ралиф Сафинга теләктәшлек белдергән иде. Шуннан соң республикада талантлы җырчыны эзәрлекләү, аңа каты басым башланды. Нечкә күңелле иҗат әһеле, һәртөрле мыскыллауларга түзә алмыйча, бу дөнья белән арасын өзүне хуп күрде.
Венер Мостафинның тормыш иптәше Вәсилә ханым талантлы иренең җырларыннан торган яңа альбомны эшләтеп алды. Анда Венер Мостафин башкаруындагы иң матур җырлар керде. Бу аның Башкортстан телерадиоширкәте архивында сакланган җыр иҗатының кечкенә өлеше. Әлеге альбомны хәтер кичәсендә тәкъдим иттеләр.