news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Китап» радиосы Нәүрүз бәйрәменә килүчеләрне пичтә пешкән коймак белән сыйлады

«Болытлап торган көннәрдә коллегаларыбызның, үтеп баручы кешеләрнең кәефләрен күтәрәсебез килде», — диде Алмаз Миргаязов.

«Китап» радиосы Нәүрүз бәйрәменә килүчеләрне пичтә пешкән коймак белән сыйлады
Рамил Гали

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Китап» радиосы «Татмедиа» бинасы янында Нәүрүз бәйрәмен оештырды. Бәйрәмгә килүчеләрне пичтә пешкән коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

«Нәүрүз — төрки халыкларның бәйрәме. Ул озак айлардан соң язгы кояш күренүгә сөенеп, оештырыла торган бәйрәм. Безнең дә болытлап торган көннәрдә коллегаларыбызның, үтеп баручы кешеләрнең кәефләрен күтәрәсебез килде, чөнки кешенең кәефен күтәрү өчен бер елмаю да җитә», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Нәүрүз бәйрәме көнне һава торышының да үзгәрүе турында әйтте. «Нәүрүз — ата-бабаларыбыздан килгән бәйрәм. Барыбызның да кәефләре күтәренке булсын. Киләчәккә шатланып карарга язсын», — диде ул.

«Быел кыш карлы, салкын булып килде. Аны да озатыр вакыт җитте. Тормыш үз җае белән бара. Тиздән яз җитәчәк, тормышлар күңеллерәк булыр, безне яз, җәй көтә. Бәйрәмне үткәрүнең нияте дә — халыкның кәефен күтәрү, кышны озату. Җыр, бию, шигырьләр белән күңелле бәйрәм үткәрдек», — диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

Җырлы-биюле бәйрәм шигырь уку белән дәвам итте.



Галерея: «Китап» радиосы уздырган Нәүрүз бәйрәменнән фоторепортаж

Бүген барлык төрки дөнья һәм Иран халыклары Нәүрүз (Нәүруз) бәйрәмен билгеләп үтә. Нәүрүз сүзе ике тамырдан — нәү (фарсыча — яңа) һәм руз (көн) тамырларыннан тора. Нәүрүз — Көнчыгыш календаре буенча Яңа елның беренче көненә — 21 мартка туры килә. 21 мартны галимнәр астрономик язның беренче көне дип атыйлар. Чөнки бу көнне Кояш җир шарының ике ярымшарын да бертигез дәрәҗәдә яктырта башлый, һәм Җир планетасында көн белән төн төгәл уникешәр сәгать дәвам итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100