IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының резолюциясе кабул ителде

Резолюция проектында авылда кулланучылар кооперациясен торгызу һәм үстерү иң мөһим бурычларның берсе булып санала

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген Казанда IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы уздырылды. Аның беренче өлеше ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында башкаланың “Корстон” комплексында үткәрелсә, икенче өлеше “Казан” милли мәдәният үзәгендә дәвам иттерелде.

Утырыш эшчәнлегендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, шулай ук Россиянең 30дан артык төбәге, шул исәптән Татарстаннан, татар авыллары эшмәкәрләренең кече бизнес, фермерлык хуҗалыклары һәм утарлары вәкилләреннән 500ләп кеше катнашты.

Пленар утырышның икенче өлешендә җыенда катнашучылар тәҗрибәләре белән уртаклашуларын дәвам итте, бүген авыл-хуҗалыгы эшмәкәрләрен борчый торган проблемалар буенча фикер алышты. Делегатлар, аерым алганда, авылда эшмәкәрлекне үстерү, кризис шартларында чит илдән кертелә торган товарны үзебездә җитештерелә торганына алыштыру, агротуризм һәм авыл җирлекләрендәге традицион тормыш тәртибе үсеше турында сөйләште.

Пленар утырышның нәтиҗәсе буларак, резолюция проекты кабул ителде. Документта әйтелгәнчә, IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучыларның чыгышларын тыңлап һәм авыл хуҗалыгы бизнесы проблемаларын төрле яклап тикшереп, түбәндәге карарга килде.

1.Авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, кооперацияне һәм бергәләп эшләүне үстерү максатыннан, Казанда һәр елны РФ татар авыллары эшмәкәрләре форумын уздыруны кирәк һәм файдалы эш дип бәяләргә.
2.Авылда кулланучылар кооперациясен торгызуны һәм үстерүне иң мөһим мәсьәләләрнең берсе дип санарга.
3.Татар милли-мәдәни оешмалары чараларын уздыруга эшмәкәрләр ярдәме тәҗрибәсен киңрәк җәелдерергә.
4.“Чиста су”, “Авыл юллары”, “Авыл урамнарын яктырту” һәм башка шундый ТР Дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга эшмәкәрләрне актив җәлеп итәргә.
5.Эшмәкәрләрнең төбәкләрдә шәхси милли авыл мәктәпләре, балалар бакчалары төзү һәм төзекләндерү башлангычын хупларга һәм киңрәк җәелдерергә.
6.РФдагы татар авыллары эшмәкәрләренә татар тарихын һәм туган якны өйрәнү буенча тикшеренүләр үткәрү эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү мөрәҗәгате белән чыгарга. Балалар һәм яшьләр арасында нәсел шәҗәрәсен өйрәнү буенча иҗтимагый хәрәкәтне җәелдереп җибәрергә, авылларда “Шәҗәрә бәйрәмнәре”н уздыруны гамәлгә куярга.
7.Милләтебезнең телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үстерүгә һәм саклауга юнәлтелгән Бөтенроссия авыл Сабан туе, ат чабышлары, татар көрәше, “Түгәрәк уен” фестивале һ.б. гомумтатар милли-мәдәни чараларны татар бизнес-җәмәгатьчелеге ярдәменә таянып уздыруны дәвам итәргә.
8.Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасына ТР Президентының “1000 гаилә фермасы” программасының үтәлешен мониторинглауны йөкләргә.
9.Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасына авыл эшмәкәрләренең уңай тәҗрибәсен өйрәнеп, киләсе V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына махсус җыентык әзерләүне йөкләргә.
10.Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы сайты эшчәнлеген авыл эшмәкәрләре мәнфәгатьләрен кайгырту юнәлешендә оештырырга.

Фотосурәт tatar-congress.org сайтыннан алынды.