news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида «Туган телем - сайрар кошым» бәйгесендә җиңүчеләр ачыкланды

Балаларга «Әлифба» шигырь китаплары, сертификатлар, истәлекле бүләкләр таратылды.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Менделеевскидагы Үзәк мәчеттә татар теле курслары укучылары арасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Туган телем — сайрар кошым» дип аталган плакатлар бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге бәйге Халыкара туган тел көненә багышлап оештырылган иде.

Балаларны бүләкләү тантанасында төньяк-көнчыгыш төбәге казые Руслан хәзрәт Мортазин катнашты. Ибраһим Кәшипов (1 урын), Җәмилә Гусева (2 урын) һәм Латыйфа Кирамова (3 урын) җиңүчеләр дип табылды. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Балаларга «Әлифба» шигырь китаплары, сертификатлар, истәлекле бүләкләр таратылды. Туган тел бәйрәме табын артында чәй эчү белән дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot