Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскида Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы ачылу тантанасы булды
Районда 25тән артык милләт дус-тату яши.
(Лениногорск, 21 февраль, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Лениногорск — күпмилләтле район. Бүген биредә яшәүче милләтләр бергә җыелып, Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирде.
Мәдәният сараеның фойесында төрле милләт вәкилләре үз милли колоритларын чагылдырган күргәзмә тәкъдим иттеләр. Әнә «Ак калфак» оешмасы берсеннән-берсе матур калфакларын өстәлгә тезгән. Рушания апа Гаязова үзе ясаган шәмаилләрен тәкъдим итте.
Районның Яңа Сережкино авылындагы мәктәптән кул эшләре алып килгәннәр. Биредә агачны чокып ясау буенча шөгыльләнәләр. Яңа Сережкино — чуаш авылы. Биредә мәктәптә белем бирү чуаш телендә бара. Әрмән, үзбәк, таджик диаспорасы вәкилләре милли ризыклар куелган өстәл тәкъдим иттеләр.
Лениногорскилыларны Татарстан халыклары ассамблеясы башкарма комитеты Константин Яковлев котлады. Ул Татарстан халыклары ассамблеясы советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлавын җиткерде. Константин Яковлев әйтүенчә, республикада быел 150дән артык зур чара узачак.
«Мәдәният сараенда фойедагы күргәзмәне шундый бай, матур итеп оештырганнар. Халкыбыз нинди милләттән булуына карамастан, үткәнен саклый белә. Шушы рухи хәзинәне яшь буынга тапшыруда эш алып бара», — диде район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм 25тән артык милләтнең дус-тату яшәвен билгеләп үтте.
Лениногорскида 5 елдан артык Халыклар дуслыгы йорты эшләп килә. Бүген анда тагын бер милләт вәкиле өстәлде, керәшен халкын кабул иттеләр.
Мәдәният сарае сәхнәсендә зур концерт үтте. Төрле милләтләр төрле телләрдә җырлар яңгыратты, биюләр башкарды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз