news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә татар телен саклау һәм үстерү турында киңәштеләр

Бүген Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә.

Зәйдә татар телен саклау һәм үстерү турында киңәштеләр

(Зәй, 21 февраль, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Николай Шамионов). Бүген Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә шәһәр-район мәктәпләренең татар теле укытучылары һәм кайбер мәктәпкәзчә яшьтәге балалар учреждениеләре тәрбячеләре семинар-киңәшмәгә җыелды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул «Күпмәдәниятле тәрбия һәм милли мәгариф нигезендә шәхесне иҗади үстерү аша туган телне саклау» темасы буенча узды. Киңәшмәдә катнашучыларны гимназия директоры Ленар Әхмәтҗанов сәламләде һәм уку йортында укыту-тәрбия эшчәнлеге куелышы турында сөйләде.

Төп чыгышлар башланганчы укытучылар алдында гимназиянең иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Югары Мәлем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Гыйбадуллина «Сәләтле балалар белән эшләү — иҗади шәхес тәрбияләүнең бер юнәлеше» дигән доклад белән чыгыш ясады. «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Миңнебаева «Татар телен өйрәтүдә гаилә, бакча һәм мәктәп арасындагы эшчәнлек» темасын яктыртты.

Чыбыклы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Мурзина — «Татар теле һәм әдәбияты дәресләре, шулай ук сыйныфтан тыш вакытта милли тәрбия», «Алтынчәч» бакчасы тәрбиячесе Лариса Мхһетдинова «Үсеп килүче буынна халык традицияләренә таянып тәрбияләү» дигән докладлар белән чыгыш ясадылар.

Киңәшмәгә йомгакны мәгариф идарәсе методисты Розалия Миңнуллина ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100