Төрки лингвокультурология конференциясе Әмирхан Еникинең 110 еллыгына багышланды

Чарага Казахстан, Төркия, Япония, Германия, Үзәк Африканың Чад дәүләтләреннән катнашучылар килде.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар XI Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникинең 110 еллык юбилеена багышланды. Ул КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе бинасында узды.

«Әмирхан ага хакында сөйләү, бәяләү искиткеч авыр. XX гасырны „Еники гасыры“ дип тә әйтәләр, ләкин ул: „Мин гомер буе кагылып, сугылып яшәдем“, — ди. Актив иҗат иткән вакытында аңа хөрмәт, иҗатын зурлап тиешенчә бәяләү мөмкин булмады. Моның сәбәпләре күп иде. Шөкер, аны яхшы белән, аралашкан шәхесләр күп», — диде профессор Фоат Галимуллин.

Галим язучы иҗатын яшь чагыннан белүен, үзе белән 1986 елда танышуы турында әйтте. «Әмирхан ага белән әдәбият көннәрендә катнашырга туры килде. Аның белән сүзләребез тәңгәл булды. Без икәү генә чәй өстәле янында калдык. „Әйе, каян белсеннәр безнең турында, китапларда чыгармыйлар, депутатлыкка да сайламыйлар, бастырырга да атлыгып тормыйлар“, — дигән иде ул», — ди Фоат Галимуллин.

Профессор Еникиның яраткан язучысы Гаяз Исхакый икәнлеген сөйләде. «Безнең буынга Исхакыйның китапларын тотып уку мөмкинлеге булмады. Әмирхан ага инкыйлаб буталчыклыкларына кадәр укып чыккан.Аның иҗаты Гаяз Исхакый иҗаты белән стиль, тематик яктан нык бәйләнгән. Ул бер генә тапкыр да рәсми хакимият алып барган тематикага язмады, куркып калмады, карашларын ачык итеп, турыдан-туры әйтеп бара алды», — диде ул.

КФУ доценты Гөлфия Гайнуллина Әмирхан Еники иҗатын җәмәгатьчелеккә җиткерүне намус эше дип саный. «Безнең алда томнарга сыймый калган „Кояш баер алдыннан“ исемле язмаларын бастыру, фотоальбомын чыгару бурычы тора. Казанда әдипнең музеен эшләү дә көн кадагына куелды. Аның иҗатын өйрәнгән һәм бүген дә өйрәнүче галимнәр мәктәбен дәва итеп, фундаменталь хезмәт бастыру зарурияте бар», — диде ул.

Конференциядә Татарстан, Башкортстан, Чувашиядән һәм Мәскәүдән, чит илләрдән, Казахстан, Төркия, Япония, Германия, Үзәк Африканың Чад дәүләтләреннән студентлар һәм магистрантлар катнашырга теләк белдергән. Чарада Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Гыйззәтуллина, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе бүлеге башлыгы Марат Фәттиев чыгыш ясады.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов чараның тел һәм мәдәният арасында нәтиҗәле диалог юлларын эзләүгә, филология һәм культурологиянең үзара хезмәттәшлеге нигезендә туган проблемаларны һәм перспективаларны билгеләүгә, аерым фәннәрнең кисешү нокталарын һәм теоретик-методологик аермаларын ачыклаугп максат итеп куелганын әйтеп узды.

КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова «Йөз ел элек татарлар европалашу юлына баскач, уйланып калдылар. Бүгенге көндә фәндә татарлар, чувашлар, марилар „Туган тел“ җырын „безнең көй“ дип әйтә. Чынлыкта, ул Сәлим бабай көе. Әби-бабаларыбыз төрки далага бу көй белән яуга чыккан, туган җирләрен саклаган. Шуның өчен Тукай сүзләре бу бөек моңга сарылган», — диде ул һәм җырчы Гөлзадә Сафиуллина «Туган тел» җырын җырлады.