news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара туган тел көнендә Мәскәүдә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салалар

Халыкара туган тел көне 1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән.

Халыкара туган тел көнендә Мәскәүдә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салалар
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). 22 февральдә 13.30 сәгатьтә Мәскәүдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы узачак. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Чара Халыкара туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында узачак. Ул 1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән. Ул тел һәм мәдәни төрлелеккә һәм күптеллелеккә ярдәм итү өчен ел саен 21 февральдә билгеләп үтелә.

Тантанада Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәүнең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре, җәмәгатьчелек, шулай ук Мәскәүнең «Татар кызы-2020» халыкара конкурсында катнашучылар булачак.

Бәйрәмгә барлык теләүчеләр чакырыла.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100