news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Америка белгече татар лексикасы белән программалаштыру теле ясарга җыена

Калифорниядә яшәче конструктор Надир Баһавиев гаиләсендә татар телендә аралашалар.

Америка белгече татар лексикасы белән программалаштыру теле ясарга җыена
архив/Михаил Захаров

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Америка инженеры татар лексикасы белән программалаштыру теле булдырырга планлаштыра. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына интервьюда уйлап табучы Надир Баһавиев АКШтан хәбәр итте.

«Татар сүзләре белән программалаштыру теле ясарга телим. Татар теле — командалар теле һәм роботлар өчен яхшы туры килә», — диде Надир Баһавиев.

Конструктор гаиләдә дә татар телендә аралаша. «Һәр тел — аерым операция системасы яки баш мие өчен программалаштыру теле. Әгәр телне югалтсаң, фикерләүнең тулы бер образы югалачак, ә мин моңа юл куярга теләмим», — дип өстәде ул.

Надир Баһавиев тумышы белән Казаннан, хәзер Калифорниядә яши һәм эшли. Ул 2013 елдан ракеталарны проектлау һәм булдыру белән шөгыльләнүче Bagaveev Corporation конструкторлык фирмасы ачкан.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100