news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тверь өлкәсе татарлары өчен якшәмбе мәктәбе эшли башлаячак

Мәктәптә татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәниятенә багышланган лекцияләр курсы булачак.

Тверь өлкәсе татарлары өчен якшәмбе мәктәбе эшли башлаячак
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Февраль башыннан Тверь өлкәсе татарлары өчен якшәмбе мәктәбе эшли башлаячак.

«Узган ел азагында без ТР Мәдәният министрлыгының грантын оттык. Грант хисабына якшәмбе мәктәбен оештыру өчен кирәкле җиһазлар алдык. Февраль башыннан мәктәп үз эшен башлап җибәрер дип уйлыйбыз. Анда татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәниятенә багышланган белем бирү программасы булачак», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Тверь өлкәсенең татарлар автономиясе рәисе Марс Ибраһимов.

Аның сүзләренчә, уку программалары тарих белгечләре ярдәмендә төзелгән. Лекцияләрне Ютуб каналыннан онлайн да карап булачак.

Марс Ибраһимов мөхтәсибәт белән һәрвакыт элемтәдә торуларын әйтте. «Татарлар исламнан башка яши алмый. Имам безнең эшчәнлектә ярдәм итә, мөхтәсибәт тәрбия максатыннан киңәшләрен бирә. Беренче чиратта без яшьләр белән эшләү максатын куябыз. Яшьләр милли һәм рухи тамырдан аерылмаска тиеш», — ди ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100