news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тверь өлкәсе татарлары җанисәп турында: Татарлар үзләренең татар булуын аңласын иде

Тверь өлкәсенең татарлар автономиясе рәисе фикеренчә, өлкәдә татарлар саны кимүенең бер сәбәбе - татарларның үзләрен башка милләт кешесе дип уйлый башлаулары.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Тверь өлкәсенең татарлар автономиясе рәисе Марс Ибраһимов фикеренчә, бүгенге көндә төп максат - татарларга үзләренең милләтләрен аңлату.

«2002 елгы җанисәп буенча Тверь өлкәсендәге татарлар саны күп, ун мең тирәсе иде. 2010 елгы җанисәбе буенча татарлар саны кискен кимеде, алты мең ярым тирәсе калды. Бүгенге көндә безнең максат — татарларга үзләренең татар булуын аңлату», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Тверь өлкәсенең татарлар автономиясе рәисе Марс Ибраһимов.

Аның фикеренчә, өлкәдә татарлар саны кимүенең бер сәбәбе - татарларның үзләрен башка милләт кешесе дип уйлый башлаулары. Ул катнаш никахлар, мәдәният һәм традицияләрдән ерагаю белән бәйле.

«Татарларга үзләренең тирән тарихлы, традицияле, мәдәниятле бөек халык булуын искәртсәк, татарларның саны артырга тиеш. Яшьләрдә милләткә карата горурлык хисе уятырга кирәк. Аның өчен белем бирү кирәк», — ди автономия рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100