news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта «Татарлар Бөек Ватан сугышында. Әбсәләмов укулары» була

Чарада Милли әдәбиятлар китапханәсе фондларыннан «Татарлар Бөек Ватан сугышында» дип аталган күргәзмә дә ачыла.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта 23 гыйнварда 12.00 сәгатьтә Милли әдәбиятлар китапханәсендә «Татарлар Бөек Ватан сугышында. Әбсәләмов укулары» иҗади кичәсе булачак.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, вәкиллек тарафыннан оештырылган кичә 18нче Мгниск Кызыл Байраклы укчы дивизия командиры генерал-майор Минзакир Әбсәләмовка багышлана.

«Татар кунакханәсе» мәдәни-агарту проекты кысаларында кичәне Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ленинград өлкәсенең Тосна районы «Изге юл» татар җәмгыяте иҗтимагый оешмасы рәисе Гыйниятулла Кутуев алып бара.

Очрашуда шулай ук Милли әдәбиятлар китапханәсе фондларыннан «Татарлар Бөек Ватан сугышында» дип аталган күргәзмә дә ачылачак.


Әбсәләмов Минзакир Әбсәләм улы (1896-1981) — совет хәрби башлыгы, генерал-майор, хәрби фәннәр докторы, доцент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100