Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Миллиард татар» сайты татар һәм башкорт телләре турында: Игезәк туганнар кебек
Татар һәм башкорт телләрендәге лексика үзәге 94,9 процентка туры килә.
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). «Миллиард татар» сайты «Сводеш исемлеге»нә сылтама белән хәбәр иткәнчә, татар һәм башкорт телләре 95 процентка тәңгәл килә.
«Бу телләр игезәкләр кебек охшаш, бертуганнар кебек — аларның лексика үзәге 94,9 процентка туры килә», — диелә бу хәбәрдә. Төрек һәм азәрбайҗан, казах һәм кыргыз телләренең бу лексикасы 86 һәм 92 процентка туры килә.
Мәсәлән, һәр татар башкорт сөйләмен җиңел аңлый, ә төрек яки чуваш телен аңлау күпкә катлаулырак.
Язма авторы Америка лингвисты Моррис Сводеш методы буенча телләрне чагыштыру объектив, бу — статистика булуына игътибар итә. 100 яки 200 иң мөһим сүз: «мин», «син», «биредә», «кем», «бер», «зур», «кеше», «эт», «агач» кебек һәм башка сүзләр алып чагыштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз