news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиядән татар теле буенча халыкара олимпиадада катнашасы балалар сайланды

Чувашия милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин олимпиадада катнашкан укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләгән.

Чувашиядән татар теле буенча халыкара олимпиадада катнашасы балалар сайланды
Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясенең матбугат үзәге

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чувашия Республикасы татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада катнашачак татар балаларын сайлады.

«Татар теле һәм әдәбияты укытуны камилләштерү, аеруча сәләтле укучыларны сайлап алу маскатыннан республикада ел саен олимпиадалар оештырыла. Җиңүчеләрне автономия тарафыннан бүләклибез», — диде Чувашия милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Олимпиада Чабаксарның «Эткер» яшьләр үзәгендә үткән. Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада республиканың өч районыннан 22 укучы көч сынашкан.

Төбәкара олимпиадада I һәм II урыннарны алган укучылар татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада катнашу мөмкинлегенә ия булган.

Чувашия милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин олимпиадада катнашкан укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләгән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100