news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростовтагы татар егете Пензаның татар авылларына экскурсия оештыра

Качкару авылына килгән кешеләр Лермонтов белән бәйле урыннарны да күрә алачак.

Ростовтагы татар егете Пензаның татар авылларына экскурсия оештыра
Әнвәр Носов

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Ростов-Дон шәһәрендә яшәүче татар кешесе Әнвәр Носов Пенза өлкәсендәге татар авылы Качкаруга (Кутеевка) экскурсия оештыруы турында хәбәр итте.

«Бер атналык тур вакытында Качкару авылы һәм аның тирәсендәге данлыклы урыннар белән танышырга мөмкин булачак. Алар исемлегенә Лермонтов һәм Белинский утары, Николай II булган урыннар, тирә-яктагы татар авыллары керә. Шулай ук иске йортлар, мәчет белән танышу һәм урманга поход каралган», — диде Әнвәр Носов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Туристлар өчен тору урыны һәм туклану каралган. Туристларның авыл йортында урнаштырылачак һәм өйдә пешерелгән, шул исәптән турны оештыручы Әнвәрнең әнисе пешергән милли ризыклар белән тәэмин ителәчәк. Экстремаль спорт яратучылар өчен елганы кичү һәм атта йөрү мөмкинлеге бар.

«Минем әти-әнием Качкару авылыннан. Шәһәр кешесе авыл рухын тоя алсын өчен экскурсияләр оештырырга булдым», — ди Әнвәр.

Әлегә татар авылына сәяхәт итәргә теләк белдерүче табылмаган. Әнвәр Носов фикеренчә, Сабан туе вакытларында татар авылына һәм Лермонтово авылындагы Тархан музей-комплексына барырга теләүчеләр һичшиксез булачак.

«Шәһәр кешесе тулысы белән татар авылы атмосферасын тоя алачак», -дип белдерде Әнвәр Носов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100