news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта Татар ашлары көне була

Татар ашлары көне 28 февральдә «Сабантуй» кафесында оештырыла.

Екатеринбургта Татар ашлары көне була
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). 28 февральдә Свердловск өлкәсендә традицион татар ашлары көне була. Әлеге чара ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырыла һәм танылган татар ашлары остасы Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышлана. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана.

16 гыйнварда Свердловск өлкәсенең Даими вәкиллеге бинасында әлеге чараның оештыру киңәшмәсе узды. Эшче төркем утырышы барышында Татар ашлары көнен үткәрү планы, программа һәм катнашучылар составы турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле вазифаларын башкаручы Сафиуллина Ф.А., Свердловск өлкәсенең АПК һәм азык-төлек министрлыгы, Свердловск өлкәсенең гомуми һәм һөнәри белем бирү министрлыгы, Свердловск өлкәсенең Кулинарлар ассоциациясе вәкилләре һәм башкалар катнашты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100