news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Магнитогорск татарлары «Хәтер» татар җыр иҗаты фестивален онлайн үткәрәчәк

Фестиваль-конкурста татар җырларын башка милләт кешеләре дә башкара ала.

Магнитогорск татарлары «Хәтер» татар җыр иҗаты фестивален онлайн үткәрәчәк
Рамил Гали/архив

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Магнитогорск татарлары XIV «Хәтер» татар җыр иҗаты фестиваль-конкурсын уздырачак. Конкурс быел беренче тапкыр онлайн узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Магнитогорск шәһәре Халыклар дуслыгы йортының Татар мәдәнияте бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Кадрия Исхакова сөйләде.

«Мөнәҗәтләр белән бәетләрне белеп бетермәү сәбәпле, татар композиторлары җырларын да башкарырга мөмкинлек бирдек. Фестивальдә татар милләтеннән булмаган кешеләр дә чыгыш ясый. Узган елларда башкортлар, руслар татарча җырлаган иде. Монда чикләү юк, иң мөһиме — чыгышның татар телендә булуы. Үзебезнең ансамбльләребез дә ел саен катнаша», — диде ул.

Кадрия Исхакова сүзләренчә, быел фестивальдә Омск, Оренбург, Төмән өлкәләреннән катнашырга теләк белдерүчеләр күп. «Узган ел фестивальне грант акчасына үткәрдек, шул акчага костюмнар да тектергән идек. Безгә Магнитогорск шәһәренең „Татар рухы“ дип исемләнгән Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Кадиминур Таһиров ярдәм итеп тора. Җиңүчеләрне 30 ноябрьдә онлайн форматта узачак гала-концертта тәбрикләячәкләр», — ди ул.

25 ноябрьдән жюри әгъзалары катнашучыларның конкурс программаларын караячак, 30 ноябрьдә гала-концерт, онлайн нәтиҗәләрне игълан итү булачак, фестиваль нәтиҗәләрен сайтта һәм социаль челтәрләрдә чыгарылачак.

30 ноябрьдән электрон адресларга дипломнар таратылачак. Конкурс чыгышларының видеосы 25 ноябрьгә кадәр электрон почтага кабул ителә: otk-dn@yandex.ru. Конкурсның нигезләмәсе белән сайтта танышып чыгарга була.

Конкурс номинацияләре: татар халык җырлары һәм татар композиторларының җырлары, мөнәҗәтләр һәм бәетләр. Яшь төркемнәре: 5 яшьтән 10 яшькә кадәр, 10 яшьтән 15 яшькә кадәр, 15 яшьтән 35 яшькә кадәр, 35 яшьтән 55 яшькә кадәр, 55 яшьтән өлкәнрәк (чикләүләрсез).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100