news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сургутта татар якшәмбе мәктәбендә олылар төркеме җыелган

Пандемиягә кадәр якшәмбе мәктәбенә балалар һәм яшьләр генә йөргән.

Сургутта татар якшәмбе мәктәбендә олылар төркеме җыелган
Алсу Гайнетдинова

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясе якшәмбе мәктәбендә яңа уку елы башланган, быел анда олылар да йөри.

«Узган атнада беренче дәрес узды. Пандемия сәбәпле мәктәпнең эше тукталып торган иде. Пандемиягә кадәр яшьләр һәм балалар төркеме бар иде, анда кырыклап бала йөрде. Быел олылар төркеме дә җыелды, алар үзләре теләк белдерде», — дип сөйләде якшәмбе мәктәбендә татар телен укытучы Алсу Гайнетдинова.

Ел дәвамында татар теле дәресләрен ике мөгаллим укытачак. Олылар өчен дәресләр 12:00 сәгатьтә, ә балалар өчен дәресләр 13:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100