news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында татарлар яшәве исбатланган китап чыкты

Архивтан алынган мәгълүматлар буенча 1926, 1976 елларда Төмәнәктә 1-2 генә чит милләт гаиләсе яшәсә, 2002 елда шул татарларның 63 проценты, 2010 елда 75 проценты башкортка әйләнгән.

Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында татарлар яшәве исбатланган китап чыкты
Айгөл Төхфәтуллина фотолары

(Башкортстан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы халкы биредә 300 елдан артык татарлар гына яшәвен исбатлаган китап чыгарган. «Бабай утары» этномузеенда Төмәнәк авылына багышланган «Оныкларыбызга» китабы тәкъдим ителде.

«Китапта балаларыбызга, оныкларыбызга әйтер сүзләребез, амәнәтләребез теркәлгән. Аның җанисәп алу чорында чыгуы бик хәерле күренеш. Югыйсә, соңгы елларда алынган җанисәптә аянычлы хәлләр күзәтелә», — ди китапның идея авторы һәм иганәчесе Фәнир Галимов.

«Архивтан алынган мәгълүматлар буенча 1926, 1976 елларда Төмәнәктә 1-2 генә чит милләт гаиләсе яшәсә, 2002 елда шул татарларның 63 проценты, 2010 елда 75 проценты башкортка әйләнгән. Бу китабыбыз шуның киресен исбатлый, авылыбыздагы 450 хуҗалык үз куллары белән „Без татарбыз! Оныкларыбыз, сез дә татар булуыгызны онытмагыз!“ дигән сүзләрен язып калдырды», — ди ул.

«Авылыбызның 329 еллык тарихы бар. Татарстанның Минзәлә районыннан килеп утырган 6-7 гаилә — Төмәнәгебезгә нигез салган ерак бабаларыбыз. Китаптан һәрбер кеше үзенең нәселен таба ала. Мин дә шуннан үземнең ерак бабаларымны таптым. Ишмәт бабамнан таралган мин белгән 60лап гаилә яши авылда. Сез дә, авылдашлар, эзләсәгез күп санлы туганнарыгызны шушы 6-7 гаиләдән таба аласыз» — дип дәшә Фәнир Галимов китабы аша авылдашларына.

«Туган авылым, татар теле, милләтем дип җан атып йөрүче Фәнир Галимов тарафыннан нәшер ителгән бу өченче китап. Алдарак чыккан китапларның берсен — „Синеке бит без, Төмәнәккәем!“ җыентыгын Шаһинур Мостафин туплаган, икенчесен — „Кемнәр соң без, Төмәнәк бабай?!“ исемле китаплары журналист, мәрхүм Илфак Шиһапов язган булган», — ди яңа китапның авторы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәзинә Исмәгыйлева.

«Авыл халкы күңелемдә матур тәэсир калдырды. Китапны эшләгәндә, һәртөрле ярдәм кулы сузарга тырышкан һәм дә булышкан Төмәнәклеләрнең исемнәрен атамыйча булдыра алмыйм. Китап язылганда ярдәм кулы сузган Зөлфирә һәм Абдулла Хәкимовларга, Гөлчәчәк Әхмәдиевага, Равил Арслановка чиксез рәхмәтлемен», — дип дәвам итә ул.

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты, «Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов әлеге китап сатылган акчага Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары хөрмәтенә обелиск ясатачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100