news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Татар яшьләре форумы узачак

Форумда 10-11 сыйныф укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары, актив яшьләр катнаша ала.

Чаллыда Татар яшьләре форумы узачак
http://tatar-congress.org/

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). 30 октябрь Чаллыда Татар яшьләре форумы узачак. Көн дәвамында «Нур» яшьләр үзәгендә татар яшьләре өчен интенсив программа тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программада: «Чаллыда татар проектларын җанландыруның 30 ысулы» дигән ми давылы; бизнес, тайм-менеджмент, SMM, грантлар, журналистика буенча лекцияләр; психология, хореография, сөйләм серләре, дизайн, фото-видео буенча остаханәләр һәм татар проектын булдыру буенча воркшоп; яклау сессиясе.

Шулай ук көн дәвамында аудиогид ярдәмендә элеккеге «Москва» рестораны буенча экскурсия узып булачак. Кичке программада концерт, дизайн-маркет, аудиоспектакль көтелә.

Форумда 10-11 сыйныф укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары, актив яшьләр катнаша ала. Моның өчен Google-гариза тутырырга һәм Оештыру комитетының аны раслауны көтәргә кирәк.

Мөһим шарт: көн дәвамында битлек кию сорала, кергәндә температура үлчәнә. Үзегезне начар хис итсәгез, өйдә калуыгыз хәерлерәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Чараны Чаллы Башкарма хакимиятенең Яшьләр эшләре буенча идарәсе ярдәмендә URBANTATAR яшьләр берләшмәсе, «Нур» яшьләр үзәге оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100